Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге «Форд Соллерс» заводында Ford Fiesta автомобильләре җитештерүенә старт бирү тантанасы оештырылды. Чара Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында узды.
Заводта тулы цикл режимында Ford Fiesta автомобиленең элегрәк хәбәр ителгән биш ишекле версиясе кузовы һәм Россия өчен махсус җайлаштырылган седан кузовы җыелачак. Җитештерүче, Ford Fiesta Ford брендындагы иң арзанлы автомобиль булачак һәм бәясе ягыннан бүгенге көндә Ford автомобильләре арасында Россиядә иң күп сатыла торган Ford Focusтан кимрәк торакчак, дип вәгъдә итә.