Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы җитештерүенең рентабельлелеген күтәрү мөмкинлекләрен эзләүдә катнашты

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Президенты күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, тармак министрлыклары үз ведомстволарына караган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча квартал баланс комиссияләрен уздыра.

2015 елның  4 июнендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 1 кварталы йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауга багышланган баланс комиссиясе утырышы узды. Баланс комиссиясе эше йомгаклары буенча тикшерелгән предприятиеләрдә җитештерүнең рентабельлелеген күтәрү һәм аларның финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча тиешле чаралар үткәрү турында карарлар  кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International