ТР икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның республика эшкуарлары белән очрашуында катнашты

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге ИТ-парк базасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Кама аръягы эшкуарлары белән очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнехановка кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә, дәүләт сатып алуларына, авыл хуҗалыгы, экопарковкалар, ИТ-технологияләр, автоташулар, сәламәтлек саклауны  үстерүгә, җиргә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирелде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хакимиятнең республика органнары җитәкчеләренә кайбер күрсәтмәләр бирелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International