2015 елның 3 июнендә «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы» Махсус икътисадый зонасы территориясендә ике эре объект - «ХАВИ Логистикс» бүлү үзәген һәм «Хухтамаки Фудсервис Алабуга» заводын ачу тантанасы уздырылды.
Чара Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында узды.
Ике завод та McDonald’s челтәренең стратегик партнерлары булып торалар.
«ХАВИ Логистикс» компаниясендә McDonald’sның тагын бер тәэминатчысы – «Белая дача» урнашкан.