Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2015 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатында халык мәшгульлеге өлкәсендә өстәмә чаралар уздыру кысаларында социаль проектларны тормышка ашыруда яшьләргә грант ярдәме күрсәтү буенча бәйге үткәрү комиссиясе утырышы уздырылды. Бәйге комиссиясе утырышы беркетмәсе ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтына расланганнан соң өч эш көненнән дә соңга калмый урнаштырыла һәм танышу өчен ачык була.