ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Әлмәт шәһрендә Ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде. Киңәшмәдә район предприятиеләре: В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «АЛНАС» ААҖ, «Әлмәт торба заводы» ААҖ,  «Радиоприбор» Әлмәт заводы» ААҖ, «Алсу» Әлмәт оек фабрикасы» ААҖ,  «Баулюкс» ҖЧҖ үсешенең фаразланган күрсәткечләре буенча фикер алышулар үткәрелде.


2015 елның 18-25 июне көннәрендә Россия  Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү максатында бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирелә торган Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы проектларын (гаризаларын) яклау дәвам итә.


2015 елның 8 июненнән 20 июненә кадәр 154 идарәче кадр үзләренең квалификацион чыгарылыш эшләрен аттестация комиссиясенә тәкъдим итте. Комиссия составына укытучылар, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, предприятиеләр һәм Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе вәкилләре кергән иде.

Уку процессы 2014 елның октябреннән 2015 елның маена кадәр дәвам итте.


20
июнь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы җиденче урынны яулады.

Беренче урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы чыкты. Икенче урынга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы лаек булды. Өченче урынны исә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасы алды.



19
июнь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узучы «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү» панель сессиясендә хәбәр итте. Сессиянең модераторы – Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.

Искәртәбез, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингын булдыру максаты – регионнарда эшлекле климатны яхшырту өчен барлык дәрәҗәдәге хакимият кабул итүче чараларның нәтиҗәлелеген билгеләү. Сынау рейтинглары 2014 елда 21 регионда уздырылган.


Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Инновацион регоннары ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы үткәрелде. 

Җыелышны РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин ачып җибәрде. Ул, аерым алганда, РИРАнең күптән түгел биш еллыгын үткәргәнен билгеләп үтте. «Шул вакыт эчендә РИРАнең үз йөзе формалашты, ул инновацион икътисадның актив катнашучысы булды, - дип әйтте Сергей Нарышкин. – Бүген заман Ассоциация алдында принципиаль яңа максатлар куя, аларда инновацион алымнарны алыштырып булмый». 

 

Гомуми җыелыштагы чыгышында РИРА Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциациянең соңгы биш елдагы эшчәнлеген уңай бәяләп була.

РИРА составына 14 иң көчле төбәк керә, алар икътисадның инновацион үсеш нокталары. Бүген РИРА регионнарына бөтен инновацион продукциянең бишенче өлеше туры килә, чыгымнарның чиреге технология инновацияләренә туры килә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ассоциация ялгыз гына хәл итеп булмый торган мәсьәләләрне регионнарга чишәргә ярдәм итә, дип әйтте ул.

Ассоциация эшендә Россия Икътисад модернизациясе һәм инновацион үсеше Советы эшендә катнашу мөһим рольне уйный, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, биредә гаять мөһим карарлар кабул ителә, алар илебез һәм аның төбәкләре үсешенең стратегик өстенлекле бурычларын билгели.

Россия Инновацион регоннары ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы берничә оештыру карарларын кабул итте, узган чорга РИРА эшчәнлеге турындагы хисапны раслады, шул исәптән РИРА составындагы комитетлар эшчәнлеге турындагыны да.


Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән һөнәри идарә итү буенча «Проектлы Олимп» еллык конкурсын оештыра.  Катнашу өчен гаризалар (махсус формасы бар) электрон формада 2015 елның 15 июленә кадәр кабул ителәләр, конкурс хисаплары – 2015 елның 10 августына кадәр.

Гариза тапшыруга, теркәлү процедурасы узуга, Конкурсны һәм Конференцияне оештыруга бәйле сорауларга җавапларны Конкурсны оештыру комитетының мәгълүмат үзәгендә алырга була: тел.+7(499) 238-03-32, e-mail: olimp@ac.gov.ru.


«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә конктракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга узган ел ахырында кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә «Заказчылар тарафыннан төзелгән контрактлар реестрын һәм дәүләт серен тәшкил итә торган мәгълүмат булган контрактлар реестрын алып бару тәртибе турында» 2013 елның 28 ноябрендәге 1084нче карарына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 9 июнендәге 568нче Карары белән төзәтмәләр кертелә.


Россия Федерациясе  Юстиция министрлыгында эшләре башкаруда булган бурычлыларның бурычларын каплатуга этәргеч бирүгә юнәлдерелгән закон проектын эшләргә керештеләр.

Әйтик, ниндидер бурычы булганнарга дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту тәкъдим ителә. Әлеге максатларда  баш тарту өчен нигез булырлык сәбәпләр исемлегенә кайбер башкарудагы эшләр буенча бурычларның капланмаган булуын кертү күздә тотыла.


План буенча тикшерү юлы аша эшчәнлекләренең тикшерелеп тору тәртибенең закон тарафыннан каралган булуы барлык лицензиатларга да билгеле.

Тикшерү елы алдындагы ел ахырында тикшерүләр планы Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының сайтында урнаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International