2015 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Әлмәт шәһрендә Ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде. Киңәшмәдә район предприятиеләре: В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «АЛНАС» ААҖ, «Әлмәт торба заводы» ААҖ, «Радиоприбор» Әлмәт заводы» ААҖ, «Алсу» Әлмәт оек фабрикасы» ААҖ, «Баулюкс» ҖЧҖ үсешенең фаразланган күрсәткечләре буенча фикер алышулар үткәрелде.
Утырышта катнашучылар шулай ук Әлмәт муниципаль районының 2016-2018 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразын да тикшерделәр.