Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы җиденче урынны яулады.
Беренче урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы чыкты. Икенче урынга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы лаек булды. Өченче урынны исә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасы алды.
Гомуми зачетта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы спортның 5 төре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә өченче урынны били.