Дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән һөнәри идарә итү буенча «Проектлы Олимп» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2015 елның 19 июне, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән һөнәри идарә итү буенча «Проектлы Олимп» еллык конкурсын оештыра.  Катнашу өчен гаризалар (махсус формасы бар) электрон формада 2015 елның 15 июленә кадәр кабул ителәләр, конкурс хисаплары – 2015 елның 10 августына кадәр.

Гариза тапшыруга, теркәлү процедурасы узуга, Конкурсны һәм Конференцияне оештыруга бәйле сорауларга җавапларны Конкурсны оештыру комитетының мәгълүмат үзәгендә алырга була: тел.+7(499) 238-03-32, e-mail: olimp@ac.gov.ru.

Конкурсның координаторы: Шестопалов Павел Леонидович.

Конкурс турында нигезләмә,  бәяләү методикасы, гаризаның формасы һәм Конкурс турында җентекле мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://pmolimp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International