ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Хакимият органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүне, дәүләт идарәсенең барлык дәрәҗәләрендә карарлар кабул итүнең  мәгълүмати, технологик һәм аналитик тәэмин ителешен камилләштерүне, бер-берсен кабатлаучы мәгълүмат агымын җитди кыскартуны, бердәм мәгълүмат кырын формалаштыруны тәэмин итүче шартлар булдыру максатында «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (алга таба -  «Идарә» системасы) төзелде.


Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында  Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮ КБО) III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. 

Утырышта Форумны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы кабул ителде, Форум секцияләре эшенә караган  сораулар, катнашучыларның чыгышлары тематикасы тикшерелде,  СЮ КБОның иң яхшы гамәли эшләре җыентыгын әзерләү мәсьәләсе каралды.  

Эш сәфәре вакытында Сергей Карпов моношәһәрләргә ярдәм күрсәтү программасына керү ихтималы булган объектларны карады.

Быел Яр Чаллы моношәһәрләрнең өч категориясенең берсе булган «кызыл зонага», ягъни икътисадны диверсикацияләү өчен ярдәм бигрәк тә кирәк булганына кертелде.  

Бүген Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында «Идел буенда Халыкара басу көннәре» технологик күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Пётр Чекмарев, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкарма директоры Петр Грокус, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Мондый форматтагы күргәзмә Татарстан Республикасы территориясендә беренче мәртәбә уздырыла. Дөньяның төрле илләреннән 150 эре компания һәм фәнни институт вәкилләре үзләренең өр-яңа продуктларын һәм технологияләрен игенчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлекчелек тармаклары буенча тәкъдир итте.


Бүген Казан федераль университетында Татарстан Республикасы Президенты каршында кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет утырышы узды. Бу чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләрен укыту системасын камилләштерү мәсьәләләре утырышның төп темасы булды.

Утырыш барышында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда ел саен 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләре дәүләт программасы буенча укулар уза. Бу максатлар өчен һәр ел саен 20 млн. нан артык акча бүлеп бирелә.

2010 елга кадәр ТР дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирү программалары ТР Президенты каршында Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе базасында тормышка ашырылды. Яңа федераль югары уку йорты (КФУ) булдырылгач Академия яңа уку йортының академик системасына керде.



23
июнь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстанстат, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе катнашлыгындагы чираттагы утырышы узды.

Эшче төркем утырышында Казан шәһәре предприятиеләренең фаразланган күрсәткечләре тикшерелде.

Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм инновацион сәясәтенә багышланган иде.


Чара программасы эшкуарлыкны үстерү сорауларын тикшерүне, яңа шәһәрнең мөмкинлекләрен тәкъдир итүне, Татарстанда бизнес үсеше өчен булдырылган эре инфраструктур мәйданчыкларны күрсәтүне, әйдәп баручы Россия экспертлары тарафыннан үткәрелгән мастер-класслар уздыруны күз уңында тота. Форум кысаларында  40тан артык төбәктән җыелган «Опора России» иҗтимагый оешмасы лидерлары  съезды да үткәреләчәк.


2015 елның 23 июнендә Чабаксар шәһәрендә  «Төбәкләр: икътисадны үстерүнең яңа чыганаклары» VIII Чабаксар икътисадый форумының ачылышы узды. Җиде ел эчендә форум бизнес һәм хакимият арасында конструктив диалог алып баруның заманча мәйданчыгына әверелде. Анда икътисад үсешенең көнүзәк мәсьәләләре һәм төп юнәлешләре буенча фикер алышулар уздырыла, һәм шулай ук Россия төбәкләренең инвестицияле проектлары презентацияләре оештырыла.



22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында  «Җиһаз лизингы үсеше: җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының беренче кертемнәрен (аванс) түләү чыгымнарын субсидияләү» программасы буенча ярдәм күрсәтү Конкурс комиссиясе утырышының 2015 елның 22 июнендәге 1\ЛГ номерлы беркетмәсе урнаштырылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International