Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү буенча Татарстан Республикасы проектларын яклау дәвам итә

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

2015 елның 18-25 июне көннәрендә Россия  Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү максатында бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирелә торган Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы проектларын (гаризаларын) яклау дәвам итә.

Конкурс комиссиясе экспертлары каршында кластер үсеше үзәкләрен, төбәк инжиниринг үзәкләрен, прототиплаштыру үзәкләрен, сертификатлаштыру, стандартлаштыру һәм сынау  үзәген, яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен, экспортка ярдәм күрсәтүне көйләү үзәген һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәген төзү проектлары яклана.

Конкурска йомгак ясау агымдагы ай ахырында булыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International