Эшләре башкаруда булган бурычлыларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүдән баш тартырга тәкъдим ителә

2015 елның 19 июне, җомга

Россия Федерациясе  Юстиция министрлыгында эшләре башкаруда булган бурычлыларның бурычларын каплатуга этәргеч бирүгә юнәлдерелгән закон проектын эшләргә керештеләр.

Әйтик, ниндидер бурычы булганнарга дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту тәкъдим ителә. Әлеге максатларда  баш тарту өчен нигез булырлык сәбәпләр исемлегенә кайбер башкарудагы эшләр буенча бурычларның капланмаган булуын кертү күздә тотыла.

Закон проектының йогынтысы башкарма хакимиятнең дәүләт хезмәте күрсәтүче федераль органнарына һәм әлеге хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүчеләргә таралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International