План буенча тикшерү юлы аша эшчәнлекләренең тикшерелеп тору тәртибенең закон тарафыннан каралган булуы барлык лицензиатларга да билгеле.
Тикшерү елы алдындагы ел ахырында тикшерүләр планы Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының сайтында урнаштырыла.
Сайтта планны урнаштыру адресы: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/plan_proverok.htm.
Лицензия алу алдыннан уздырыла торган тикшерү һәм планлы тикшерү арасындагы аерма нигездә металл калдыкларын кабул итү документларын тикшерүгә кагыла. Әлеге документларны җентекләбрәк киләсе дәрестә карарбыз.