Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең еллык гомуми җыелышында катнашты

2015 елның 19 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Инновацион регоннары ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы үткәрелде. 

Җыелышны РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин ачып җибәрде. Ул, аерым алганда, РИРАнең күптән түгел биш еллыгын үткәргәнен билгеләп үтте. «Шул вакыт эчендә РИРАнең үз йөзе формалашты, ул инновацион икътисадның актив катнашучысы булды, - дип әйтте Сергей Нарышкин. – Бүген заман Ассоциация алдында принципиаль яңа максатлар куя, аларда инновацион алымнарны алыштырып булмый». 

 

Гомуми җыелыштагы чыгышында РИРА Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциациянең соңгы биш елдагы эшчәнлеген уңай бәяләп була.

РИРА составына 14 иң көчле төбәк керә, алар икътисадның инновацион үсеш нокталары. Бүген РИРА регионнарына бөтен инновацион продукциянең бишенче өлеше туры килә, чыгымнарның чиреге технология инновацияләренә туры килә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ассоциация ялгыз гына хәл итеп булмый торган мәсьәләләрне регионнарга чишәргә ярдәм итә, дип әйтте ул.

Ассоциация эшендә Россия Икътисад модернизациясе һәм инновацион үсеше Советы эшендә катнашу мөһим рольне уйный, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, биредә гаять мөһим карарлар кабул ителә, алар илебез һәм аның төбәкләре үсешенең стратегик өстенлекле бурычларын билгели.

Россия Инновацион регоннары ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы берничә оештыру карарларын кабул итте, узган чорга РИРА эшчәнлеге турындагы хисапны раслады, шул исәптән РИРА составындагы комитетлар эшчәнлеге турындагыны да.

РИРА башкарма директоры Иван Бортник вазыйфасын калдырырга хәл иткәне турында хәбәр итте. Бу бик кызыклы һәм эчтәлекле эш булды, дип әйтте ул.

Рөстәм Миңнеханов башкарма директор урынына башка киндидатны тәкъдим итте.

Җыелыш барышында РИРА Рәхмәт хатлары һәм Россия Икътисад үсеше министрлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды (регионнарның инновацион үсешенә керткән зур өлеш өчен).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International