2015 елның 8 июненнән 20 июненә кадәр 154 идарәче кадр үзләренең квалификацион чыгарылыш эшләрен аттестация комиссиясенә тәкъдим итте. Комиссия составына укытучылар, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, предприятиеләр һәм Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе вәкилләре кергән иде.
Уку процессы 2014 елның октябреннән 2015 елның маена кадәр дәвам итте.
Икътисадый һәм социаль проблемаларны хәл итүгә, республикада инвестицион климатны яхшырту юнәлдерелгән иң кызыклы эшләрне тәкъдим иткән тыңлаучылар 2015 елның сентябрендә Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар арасында үткәрелә торган конкурста катнашачаклар.