ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга

2015 елның 19 июнендә Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең гомуми җыелышында яңа башкарма директорның исеме игълан ителде. Әлеге вазыйфада РФ Дәүләт Думасы Рәисе ярдәмчесе Слава Ходько эшләячәк.

Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясен аңа нигез салынган 2010 елның 21 маеннан бирле җитәкләгән Иван Бортник үзенең башкарма директор постыннан китәчәген белдерде. Ул РИТАның Күзәтчелек советында калачак.


Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеменең утырышы уздырылды.



18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 18 июнендә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева рәислегендә  Бөтендөнья сәүдә оешмасына  кергән илләрдәге товар базарлары буенча үткәрелгән маркетинг тикшеренүләре нәтиҗәләрен карауга багышланган эксперт төркеме утырышы уздырылды.

Әлеге тикшеренү эшләре КМТТУның БСО Үзәге тарафыннан 2013-2016 елларга Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм итү программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына үткәрелде.


Сессиядә статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев кече һәм урта эшкуарлык агентлыгы турында сөйләде.

2015 елның 5 июнендә РФ Президентының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация төзү турындагы Указы чыкты. Ул кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларының система интеграторы булачак.  


Сессиядә катнашучылар интеллектуаль милекне яклау механизмнары, аны ныгыту өчен яңа нәтиҗәле механизмнар булдыру резервлары, һәм шулай ук авторлык һәм патент хокукы институтлары төзү сораулары буенча фикер алыштылар.


2015 елның 15, 16, 17 июне көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Лизинг-грант-2015» программасы буенча субсидияләр бирүгә проектлар сайлап алуга багышланган конкурс комиссиясе утырышы узды.


Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын гамәлгә ашыру өчен "пилот" регионнарның берсе булды. 

Бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында, бер яктан СИА һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, икенче яктан Татарстан Республикасы, Алтай крае һәм Ханти-Манси автономияле округы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Килешүгә кул куяр алдыннан "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" стратегик башлангычы презентацияләнде, проектны лидеры Марина Ракова тәкъдим итте.


IBM компаниясе Иннополис инновацион юлдаш шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты булу теләген белдерде. Бүген бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Бруно Ди Лео әфәнде Рөстәм Миңнехановка IBM яңа бүлекчәсе – клиентларга хезмәт күрсәтү үзәге ачылу тантанасында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, IBM Татарстан базарында актив эшли, шул исәптән «ICL-КПО ВС» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек итә.


2015 елның 17 июнендә  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында» 40-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.


2015 елның 14-20 июне көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясе Германиядә бизнес-миссия сәфәренә юл тотты.

Визитның беренче көнендә Кама кластеры делегациясе махсуслаштырылган «Achema-2015» күргәзмәсендә булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International