ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2015 ел
җомга

Россия Федерациясе Дәүләт думасы 2015 елның  16 июнендә икенче укылышта «Дәүләт һәм муниципаль иҗхтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге  44-ФЗ номерлы Федераль законның 14 маддәсе 3 өлешенә үзгәрешләр кертүче проект кабул итте. Әлеге үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, чит илләрдән товарлар  кертүне чикләүне яисә тыюны саклау мөмкин түгеллеге бердәм мәгълүмат системасында нигезләнергә, дәлилләнергә тиеш.



25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның19 августында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның  III Республика форумы узачак. Әлеге Форум кысаларында секцияләрдә эшләр оештырылачак, СЮ КБОның иң яхшы гамәли эшләре күргәзмәсе дә эшләячәк. Форумда катнашырга теркәлү өчен, катнашучы гаризасын тутырып, 2015 елның 5 августына кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының электрон адресына юлларга кирәк: op.rt@tatar.ru


2015 елның 25 июнендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО, агентлыкның чит илләрдәге партнерлары, һәм шулай ук башкарма хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре катнашында эшлекле иртәнге аш оештырылды.


Татарстан Республикасыннан семинарда ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад сораулары буенча урынбасары Иван Кузнецов катнашты.


Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы тарафыннан Россия  Федерациясе Хөкүмәтенең «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге турында» карары проекты эшләнде.


2015 елның 24 июнендә Федерация Советы салым салуның гадиләштерелгән яки патент системасына күчкән шәхси эшкуарлар өчен ставкасы  нульгә тигез булган салым кертүче законны хуплады.


2015 елның 25 июнендә Казан шәһәрендә  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаеваның  «ChemSite» (Германия) химия кластеры җитәкчесе Майкл Дрошер белән очрашуы узды.

Очрашуда ике кластер: «ChemSite» химия кластеры һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры арасында хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде. 

2015 елның 24 июнендә  статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары  Олег Фомичев җайлау йогынтысын бәяләүнең (ҖЙБ) бердәм мәгълүмат мәйданчыгының эше турында брифинг үткәрде. Чарада orv.gov.ru ачык порталы рәсми рәвештә эшләтеп җибәрелде, анда җайлау йогынтысын бәяләү турындагы барлык мәгълүмат чагылыш табачак.


2015 елның 24 июнендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы 3 елга кадәрге вакыт белән, ташламалы процент ставкалары буенча микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан алынган гаризаларны карауга багышланган чираттагы утырышын үткәрде.


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Банк ВТБ» ААҖнең региональ челтәре департаменты җитәкчесе – өлкән вице-президенты Зентаи Чаба Ласлович белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ ДУ башлыгы урынбасары – Татарстан Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International