Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева «ChemSite» химия кластеры җитәкчесе Майкл Дрошер белән очрашты

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 25 июнендә Казан шәһәрендә  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаеваның  «ChemSite» (Германия) химия кластеры җитәкчесе Майкл Дрошер белән очрашуы узды.

Очрашуда ике кластер: «ChemSite» химия кластеры һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры арасында хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде. Моннан тыш, кластерлар үсеше стратегиясе, яңа бизнес-мөмкинлекләрне эзләүнең кирәклеге һәм инновацияле проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышулар узды, һәм шулай ук очрашуда кластерларны инновацияле юлдан үстерү максатларында фәнни-белем бирү һәм сәнәгать оешмаларының үзара эшчәнлеге сораулары да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International