2015 елның 24 июнендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы 3 елга кадәрге вакыт белән, ташламалы процент ставкалары буенча микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан алынган гаризаларны карауга багышланган чираттагы утырышын үткәрде. Комиссия Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының гомуми суммасы 8,4 млн сумлык 9 гаризасын карады. Утырыш йомгаклары буенча гомуми суммасы 7,4 млн сум булган 8 микрозайм бирергә, дигән карар кабул ителде.