Артём Здунов төбәкләрдә инвестицион климат торышының Милли рейтингында Татарстанның ничек итеп беренче урыннарны яулый алуы турында сөйләде

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 25 июнендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО, агентлыкның чит илләрдәге партнерлары, һәм шулай ук башкарма хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре катнашында эшлекле иртәнге аш оештырылды.

Үзенең докладында ТР икътисад министры Артём Здунов рейтингның кайбер күрсәткечләре буенча республикага югары урыннар биләргә мөмкинлек тудырган бизнесны алып бару шартларын яхшырту буенча башкарылган эш турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры чит илләрдән килгән партнерларга Татарстанның инвестицион куәтен тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International