Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Җайлау йогынтысын бәяләүнең бердәм мәгълүмат порталын эшләтеп җибәрде

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 24 июнендә  статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары  Олег Фомичев җайлау йогынтысын бәяләүнең (ҖЙБ) бердәм мәгълүмат мәйданчыгының эше турында брифинг үткәрде. Чарада orv.gov.ru ачык порталы рәсми рәвештә эшләтеп җибәрелде, анда җайлау йогынтысын бәяләү турындагы барлык мәгълүмат чагылыш табачак.

Яңа сайт Regulation.gov.ru бердәм порталының яңартылган версиясе, аның төбәкләрдәге аналоглары һәм министрлыкның ҖЙБ белән эшләү кысаларында барлык мәгълүматны җыярга мөмкинлек бирүче эчке интерактив кушымтасы белән интеграцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International