Заказчыларны чит ил товарларын сатып алуларын нигезләргә мәҗбүр итәчәкләр

2015 елның 26 июне, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт думасы 2015 елның  16 июнендә икенче укылышта «Дәүләт һәм муниципаль иҗхтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге  44-ФЗ номерлы Федераль законның 14 маддәсе 3 өлешенә үзгәрешләр кертүче проект кабул итте. Әлеге үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, чит илләрдән товарлар  кертүне чикләүне яисә тыюны саклау мөмкин түгеллеге бердәм мәгълүмат системасында нигезләнергә, дәлилләнергә тиеш.

Чит ил продукциясен кертү мөмкинлеге бирүче сәбәпләр кертү чикләнгән яисә тыелган чит ил товарлары исемлеге билгеләнгән актларда каралырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International