Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Банк ВТБ» ААҖнең региональ челтәре департаменты җитәкчесе – өлкән вице-президенты Зентаи Чаба Ласлович белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ ДУ башлыгы урынбасары – Татарстан Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Яклар кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка «Банк ВТБ» ААҖнең Татарстан Республикасы филиалы дирекциясенең яңа җитәкчесе Мәрьям Дәүләтшинаны тәкъдим иттеләр, ул 2015 елның 15 июнендә бу вазыйфага билгеләп куелган.