Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү законы хупланды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 24 июнендә Федерация Советы салым салуның гадиләштерелгән яки патент системасына күчкән шәхси эшкуарлар өчен ставкасы  нульгә тигез булган салым кертүче законны хуплады.

Үз эшчәнлекләрен җитештерү, социаль һәм фән өлкәләрендә оештырып, беренче тапкыр теркәлгән һәм теркәлү көненнән башлап ике ел эчендә салым салуның гадиләштерелгән яки патент системасына күчкән шәхси эшкуарлар ике еллык «салым каникуллары» ала алалар. «Салым каникуллары» 2015 елдан 2020 елга кадәр (2020 ел керә) бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International