2015 елның 25 июнендә Мәскәүдә Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләре буенча башкарма хакимиятнең төбәк органнары өчен семинар оештырылды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан семинарда ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад сораулары буенча урынбасары Иван Кузнецов катнашты.

Семинар барышында «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО вәкилләре Милли рейтингны тулы масштабта куллану нәтиҗәләрен тәкъдир иттеләр, әлеге рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бизнесны алып бару өчен иң яхшы шартлар тудырылган лидер төбәк, дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International