2015 елның апрель ахырында Новосибирск өлкәсе Хөкүмәтендә «ГЕММА» – иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр» XIII Халыкара конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының 8 предприятиесе дә бар иде.
Иң югары бүләк – «ГЕММА» Алтын статуэткасын алу өчен бу юлы 812 Россия товар җитештерүчесе һәм хезмәтләр күрсәтүчесе ярышты, алар, конкурсның 2014 елның декабрендә үткән сайлап алу турын уңышлы узып, үз төбәкләрен проектның финалында күрсәтү мөмкинлегенә ирешкәннәр иде.