2015 елның 1 июлендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Чернышевский урамы, 33, оф.15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешманың конференц-залында Фонд йөкләмәләрен (поручительстволарын) алу программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү төзү өчен банкларны сайлап алу конкурсында катнашуга банклар тарафыннан тапшырылган гаризалар салынган конвертларны ачтылар.
Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы банкларның гаризалары тапшырылган иде. Конкурс нәтиҗәләре, 2015 елның 16 июленнән дә соңга калмый, www.garfondrt.ru сайтында урнаштырылачак.