Бүген «Россиядә индустриаль проектлар - 2015» форумы кысаларында Россиядә Индустриаль паркларның һәм технопаркларның гомуммилли геомәгълүмат системасын тәкъдир итү оештырылды.
Система махсуслаштырылган gisip.ru Интернет-ресурсы форматында эшли һәм илнең сәнәгать инфраструктурасы объектлары турындагы мәгълүмат белән тәэмин итә.
Системадан файдаланучы һәркем индустриаль паркларга һәм технопаркларга күзәтү белән таныша, сәнәгать җитештерүен урнаштыру өчен мәйданчыклар турындагы мәгълүматка (шул исәптән файлларны бастыру һәм җибәрүгә яраклы формада) ия була ала.
Россиянең сәнәгать инфраструктурасы үсешен чагылдыра торган мәгълүмат системага тулы күләмендә 2016 елның башына кертелеп бетәргә тиеш, дип көтелә.