Республика инвестицияле проекты Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасында катнашу өчен сайлап алынды

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

2015 елның 29 июнендә  Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Ведомствоара комиссия тарафыннан гомуми бәясе 58,2 млрд сумлык (соралган кредит ресурслары күләме – 36,8 млрд сум) җиде инвестицияле проект Россия Федерациясе территориясендә  проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасында катнашу өчен сайлап алынды.

Татарстан Республикасыннан сайлап алынган 3,8 млрд сумлык проект йөк машиналары һәм җиңел автомобильләр өчен тәгәрмәчләр җитештерү өлкәсенә (йөк машиналары һәм җиңел автомобильләр тәгәрмәчләре производствосын ачу һәм яңарту; «Мефро уилз Руссиа» ҖЧҖ) карый.

Комиссия утырышында барлыгы 11 проект каралды, аларның гомуми бәясе 108,3 млрд сум иде (соралган кредит ресурслары күләме – 73,3 млрд сум).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International