«Лизинг-грант 2015» бәйгесендә җиңүчеләргә субсидия алу турында килешү төзү өчен документлар тапшырырга кирәк

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

«Лизинг җиһазлары үсеше: лизинг җиһазлары (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының беренче кертемнәрен (авансны) түләү чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча уздырылган сайлап алу конкурсында җиңүчеләр игътибарын Беркетмә расланганнан соң 30 эш көне эчендә, субсидияләр алу турында килешүне төзү өчен, документлар җыеп тапшырырга кирәклегенә юнәлтәбез.

Субсидия алучылар тарафыннан әлеге таләп вакытында үтәлмәгән очракта, дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы карар юкка чыгарылган дип санала. Барлык сораулар буенча 5-24-90-90 «кайнар линия» телефон номерына шалтыратырга яисә түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб. 125.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International