Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 гыйнвар-май айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 гыйнвар-май айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде. 2015 елның гыйнвар-май айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

2015 елның гыйнвар-май айлары өчен рейтингтагы урыннары буенча иң зур уңай үзгәрешләргә Мөслим (+7 позиция) һәм Балтач (+6 позиция) муниципаль районнары ирешкән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International