ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»  694962-6нче федераль закон проектын кабул иттеләр.

Россия Финанслар министрлыгы боерыгы белән расланган хәзерге вакытта салым салу өчен офшор зоналар исемлеген куллануга ярашлы рәвештә, законга кертелгән үзгәрешләр офшор юрисдикциясендәге компанияләрнең сатып алуларда катнашуын тыя.


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Тикшерүләрнең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре турында» 2015 елның 28 апрелендәге 415нче карары буенча, 2015 елның 1 июленнән  федераль дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тормышка ашыруга мөнәсәбәтле рәвештә Тикшерүләрнең бердәм реестрын һәм аны формалаштыру кагыйдәләрен эшләтеп җибәрү каралган.

Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин  «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сораулары буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 29 июнендәге 156-ФЗ номерлы Федераль законны имзалады.


Бүген Казанда БРИКС илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) I яшьләр саммиты ачылды. Саммитта катнашу өчен Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан 200 дән артык делегат килде. 
Казан Ратушасында узган тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.



4
июль, 2015 ел
шимбә

2015 елның  4 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Германиянең Төньяк Рейн-Вестфалия җирендә химиянең киләчәге сораулары буенча Дәүләт парламент комитеты эксперты, «ChemSite» химия кластеры директоры, доктор Майкл Дрошер белән очрашу узды. Әлеге очрашу кысаларында ул «Германиядә нефть химиясе кластерлары үсеше стратегиясе» темасына лекция белән чыгыш ясады.



3
июль, 2015 ел
җомга

Казанның Авангард ур, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә чит ил паспортын алуга документлар кабул итү буенча тагын бер пункт ачылды. Иске үрнәктәге чит ил паспортына документларны тере чират буенча 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр тапшырырга була. 

Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгендә Технологияләргә һәм  инновацияләргә ярдәм итү үзәге ресурсларына керү мөмкинлеге дә булдырылган коллектив кулланыштагы төп мәгълүмат үзәге эшли. Фәнни-техник мәгълүмат реестрына керү мөмкинлеге бушлай бирелә.


НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» 2015 елның I чирекнең нәтиҗәсендә 73 млн.сумга әкаваплылыкчылык бирлгәнен белдерә. Фондның әкаваплылыкчылыгы белән тәэмин ителгән кредит 695,3 млн.сумга бирелә.

Яңа эш башлаучы эшкуарлар үз бизнес-проектларын һәм коммерцияле тәкъдимнәрен «Бизнес-платформа» business-platform.ru Интернет-ресурсына урнаштыра алалар. Әлеге ресурс конкрет проектлар буенча инвесторлар яисә финанслар табарга ярдәм итә.



2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе аерым юридик затларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларда катнашу сорауларына багышланган семинар үткәрә.

Чара 2015 елның 7 июлендә узачак. Семинарда катнашу – бушлай.  



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International