Дәүләт Думасы кече бизнесны тикшерүләргә мораторий кертү турында закон кабул итте

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Мораторий шәхси эшкуарларга да, кече бизнес билгеләмәсенә туры килә торган юридик затларга да кагылачак. Социаль өлкәгә, сәламәтлек саклау, мәгариф, җылылык белән тәэмин итү, электроэнергетика, энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру тармакларына караган компанияләр эшчәнлегенә әлеге законның йогынтысы булмаячак. Шулай да кайбер тикшерүләр калачак.

Мораторий 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә, һәм аерым очракларда хөкүмәт әлеге закон нигезендә, планлы һәм күчмә тикшерүләрне үткәрмәү турында карар кабул итүдән тыш, теге яки бу тикшерүнең вакытын күчерү яисә кыскарту турында да карар чыгара алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International