КФУда Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасында катнашучылар өчен укулар үткәрелде

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

2015 елның 25 июнендә Казан (Идел буе) федераль университетында  Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасында катнашучыларның чираттагы 18нче чыгарылышы узды.

Дипломнарны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институты директоры Наилә Баһаветдинова тапшырды.

Үзенең чыгышында Наталья Таркаева Президент программасын тәмамлаучыларны укуларның уңышлы тәмамлануы белән котлады һәм предприятиеләрдә, тулаем республика икътисадында гамәлгә ашырылырлык, файда китерерлек креатив чишелешләр һәм яңа хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International