2 - 3 июль көннәрендә Мәскәүдә «Россиядә индустриаль проектлар - 2015» 6нчы халыкара форумы уздырыла

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 2 июлендә Мәскәүдә Индустриаль парклар  ассоциациясенең «Россиядә индустриаль проектлар - 2015» 6нчы халыкара форумы ачылды. Форум индустриаль паркларны төзү һәм үстерүнең көнүзәк проблемаларына багышланган. Татарстан Республикасыннан форум эшендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, республиканың  муниципаль районнары җитәкчеләре һәм  индустриаль парклары вәкилләре катнаша.Форумның сессия эшендә  Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов катнаша.

Форум 2015 елның 3 июленә кадәр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International