2015 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында (ИННОКАМ) катнашучы предприятиеләрнең Екатеринбург шәһәренә бизнес-миссиясе башланды. Сәфәрнең максаты – эшлекле элемтәләр урнаштыру, кластерара хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать предприятиеләре арасында кооперация бәйләнешләрен ныгыту, һәм шулай ук «ИННОПРОМ-2015» Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасында катнашу.
2015 елның 8 июлендә икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, белем бирү семинарлары үткәрүне дәвам итә.
Укулар һәр сишәмбе (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) һәм пәнҗешәмбе көнне («Продукциянең электрон каталогы», ТР ЭТМС) 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында уздырыла.
Программаның 6-8 июль көннәрендә оештырылган икенче модуле инвестицияле планлаштыруга багышланган иде. Инвесторлар белән партнерлык мөнәсәбәтләрен төзи алу принциплары һәм мөмкинлекләре, һәм шулай ук инвестицияләрне җәлеп итүдәге төп финанс инструментлары каралды.
Беренче модуль вакытында оештырылган төркемнәрнең проект эшләре кысаларында проект темалары һәм эчке һәм тышкы максатлар конкретлаштырылды.
Бер көн элек Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Җәзалар үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең 19нчы төзәтү колониясе» Федераль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Таҗиев һәм RUSKO компаниясе директоры Руслан Зарипов подряд килешүенә кул куйдылар.
Бүген Казанда «Корстон» кунакханә комплексында урбанистик конференцияләренең «Иртәгә шәһәрләр һәм территорияләр: уңай үзгәрешләр инструментарие» икенче сериясе уза. Быел мондый чаралар Хабаровскта һәм Самарада узган инде. Казаннан соң шундый ук форумнар Новосибирск һәм Санкт-Петербургта узачак. Конференцияләр сериясе Мәскәү халыкар урбанистик форумы белән тәмамланачак, ул көз көннәрендә оештырылачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың башка шәһәрләре башлыклары, закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, эшлекле даирәләр вәкилләре, урбанистика, шәһәр төзелеше, икътисад һәм социология өлкәсендә Россия һәм чит илләр экспертлары катнашты.
РФ Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Аерым юридик затлар тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәтләр күрсәтүне сатып алулар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кабул иттеләр.
Документта дәүләт компанияләренең бәясе 10 млрд сумнан артык торган эре инвестпроектларны яисә дәүләт ярдәме күрсәтелә торган инвестпроектларны гамәлгә ашыру кысаларында күбрәк илебездә җитештерелә торган машина төзелеше продукцияләренә юнәлеш алырга тиешлеге билгеләнә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Бауман ис. МДТУ тарафыннан оештырылган әлеге чара яшьләр арасында инженер профессияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Мәктәпнең КФУның төп бинасында уздырылган рәсми ачылышы кысаларында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм КЛИППЕР 2015 инженерлык бизнесының җәйге мәктәбе җитәкчесе Андрей Кузьмичев чыгыш ясадылар.
2015 елның 6 июлендә Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтчелек советы рәисе Максим Акимов килде. Яр Чаллыга сәфәре вакытында Максим Акимовка Моношәһәрләрне үстерү фонды аша дәүләт ярдәме алу планлаштырылган инвестицияле проектлар тәкъдир ителде.
Башкарма хакимиятнең федераль органнары каршындагы иҗтимагый оешмалар эшенә карата таләпләр үзгәреш кичерде. Ачык хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе 2015 елның 24 июнендәге 3нче беркетмәсе белән башкарма хакимиятнең федераль органнары каршындагы иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең яңа стандартын хуплады. Документ иҗтимагый советларны формалаштыру процедурасын һәм советлар эшчәнлеген җайлауга һәм стандартлаштыруга юнәлдерелгән яңа эш принципларын билгели, мондый советларның 2014 елның 29 маенда расланган элеккеге стандартының үз көчен югалтуын таный.