Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы даими нигездә корпоратив сатып алулар өлкәсе сорауларына караган белем бирү семинарлары оештыра

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, белем бирү семинарлары үткәрүне дәвам итә.

Укулар һәр сишәмбе (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) һәм пәнҗешәмбе  көнне («Продукциянең электрон каталогы», ТР ЭТМС) 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында уздырыла.

Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре гаризалары буенча «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП күчмә семинарлар үткәрә ала. Семинарларда катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International