Дәүләт Думасы илебез җитештерүчеләренең сатып алуларда катнашуы өчен өстәмә шартлар тудыра торган закон проектын кабул итте

2015 елның 7 июле, сишәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән  «Аерым юридик затлар тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәтләр күрсәтүне сатып алулар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кабул иттеләр.

 Документта дәүләт компанияләренең бәясе 10 млрд сумнан артык торган эре инвестпроектларны яисә дәүләт ярдәме күрсәтелә торган инвестпроектларны гамәлгә ашыру кысаларында күбрәк илебездә җитештерелә торган машина төзелеше продукцияләренә юнәлеш алырга тиешлеге билгеләнә.

Моннан тыш, закон проектында дәүләт катнашлыгындагы  компанияләр өчен сатып алулар турындагы мәгълүмат планга кертелмәгән очракта сатып алулар нәтиҗәләре буенча килешүләр төзүгә тыюлар кертү карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International