ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Студентларны Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, "Россия Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров сәламләде.


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә ислам финанславын үстерүгә кагылышлы сорауларны тикшерү максатында «Россия Саклык банкы» ААҖ проект төркеменең Казан шәһәренә  сәфәре оештырылды.

Эшлекле программа кысаларында «Россия Саклык банкы» ААҖнең проект төркеме, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре белән берлектә, «ТФБ Холдинг» ҖЧҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ,  «АК БАРС» БАНК ААҖ һәм «Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды» белән сөйләшүләр алып барды.


2015 елның  15 июлендә 15.30 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре, Минзәлә тракты, 96 («Волга» М7 автоюлы) адресы буенча урнашкан «Чаллы» Индустриаль паркында илебез Робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәгенең тантаналы ачылышы үтә.

Ачылышта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының  Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры  Слава Ходько, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнаша.


2015 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы Коллегиясе утырышында катнашты.

Россия Федерациясе  Премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карарга кул куйды.


11
июль, 2015 ел
шимбә

2015 елның 10 июлендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. АндаТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар, салым органнары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.


10
июль, 2015 ел
җомга

15 нче тапкыр үткәрелә торган Татарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бу хакта Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә ТР нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Аның сүзләренчә, бу очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, аерым алганда, авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны РФ нең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр.

Россия  венчур компаниясе һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе, PwC аудитор-консалтинг челтәре белән хезмәттәшлектә,  республика компанияләрен Россиянең тиз үсеш кичерүче югары технологияле компанияләренең «ТехУңыш – 2015» еллык милли рейтингында катнашырга чакыра.

Рейтингның максаты – заманча технологик көн тәртибен формалаштыруга һәм ярдәм программаларында катнашуга җәлеп итү максатында югары үсеш потенциалына ия перспективалы технологик компанияләрне ачыклау.



9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 5-8 июле көннәрендә  Татарстанда КЛИППЕР 2015  Инженерлык бизнесының җәйге мәктәбе оештырылды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, Бауман исемендәге МДТУ тарафыннан оештырылган әлеге чара яшьләр арасында инженер профессияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.


2015 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән хезмәтләр өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитетының Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин рәислегендәге беренче утырышы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International