Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Бауман ис. МДТУ тарафыннан оештырылган әлеге чара яшьләр арасында инженер профессияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Мәктәпнең КФУның төп бинасында уздырылган рәсми ачылышы кысаларында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм КЛИППЕР 2015 инженерлык бизнесының җәйге мәктәбе җитәкчесе Андрей Кузьмичев чыгыш ясадылар.
Шулай ук мәктәпнең беренче эш көнендә тематик панель дискуссияләр оештырылды. Анда инженерлык бизнесын алып бару һәм инновацияле проектларны тормышка ашыру үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар каралды, һәм шулай ук катнашучылар БРИКС яшьләре саммиты үткәрелә торган һәм «КАИ-ЛАЗЕР» төбәк инжиниринг үзәге мәйданчыкларында булдылар.