УФСИН һәм RUSKO компаниясе 19нчы төзәтү колониясендә сип-панельләр җитештерүен урнаштыру турында килешүне имзаладылар

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бер көн элек Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Җәзалар үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең 19нчы төзәтү колониясе» Федераль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Таҗиев һәм RUSKO компаниясе директоры Руслан Зарипов подряд килешүенә кул куйдылар.

19нчы төзәтү колониясе территориясендәге 500 кв. метрлы мәйданчыкта эшкуар төзелеш өчен  сип-панельләр җитештерүен урнаштырачак. Режимлы объектлар территориясендә җитештерүләр урнаштыру, һәм шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме программаларында катнашу сораулары  буенча «кайнар линия» телефоннарына: 5-24-90-90 (9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр) яисә түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан ш., Мәскәү ур., 55. каб.125.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International