2015 елның 8 июлендә икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Утырышта докладларны тапшыруның билгеләнгән срокларына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләренең үтәлеше тикшерелде.