Башкарма хакимиятнең федераль органнары каршындагы иҗтимагый оешмалар эшенә карата таләпләр үзгәреш кичерде. Ачык хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе 2015 елның 24 июнендәге 3нче беркетмәсе белән башкарма хакимиятнең федераль органнары каршындагы иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең яңа стандартын хуплады. Документ иҗтимагый советларны формалаштыру процедурасын һәм советлар эшчәнлеген җайлауга һәм стандартлаштыруга юнәлдерелгән яңа эш принципларын билгели, мондый советларның 2014 елның 29 маенда расланган элеккеге стандартының үз көчен югалтуын таный.
Шулай ук беркетмәдә башкарма хакимиятнең федераль органнары каршындагы иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең 2015 ел өчен өстенлекле юнәлешләре, аларның кысаларында агымдагы ел дәвамында утырышларда тикшерелергә тиешле сораулар хуплана.