2015 елның 6 июлендә Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтчелек советы рәисе Максим Акимов килде. Яр Чаллыга сәфәре вакытында Максим Акимовка Моношәһәрләрне үстерү фонды аша дәүләт ярдәме алу планлаштырылган инвестицияле проектлар тәкъдир ителде. Соңрак «КамАЗ» ААҖндә Яр Чаллы икътисадын диверсификацияләү максатында әлеге инвестицияле проектларга күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме чараларын тикшерүгә багышланган киңәшмә үтте. Шулай ук визит вакытында Максим Акимов «Алабуга» МИЗ эшчәнлеге белән танышты.