Иннокам делегациясе Екатеринбург шәһәрендә «ИННОПРОМ-2015» күргәзмәсендә булды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

2015 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында (ИННОКАМ) катнашучы предприятиеләрнең Екатеринбург шәһәренә бизнес-миссиясе башланды. Сәфәрнең максатыэшлекле элемтәләр урнаштыру, кластерара хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать предприятиеләре арасында кооперация бәйләнешләрен ныгыту, һәм шулай ук «ИННОПРОМ-2015» Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасында катнашу. 10 июль көнне эшлекле программа кысаларында  уздырыла торган «Төбәкләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге юлы буларак кластерара кооперация» дип аталган махсуслаштырылган түгәрәк өстәлдә Коммерциячел булмаган партнерлык вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилованың чыгышы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International