Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары җитәкчеләрен һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыкларын «Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» программасы буенча укыту дәвам итә

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Программаның 6-8 июль көннәрендә оештырылган икенче модуле инвестицияле планлаштыруга багышланган иде.  Инвесторлар белән партнерлык мөнәсәбәтләрен төзи алу принциплары һәм мөмкинлекләре, һәм шулай ук инвестицияләрне җәлеп итүдәге төп финанс инструментлары каралды.

Беренче модуль вакытында оештырылган төркемнәрнең проект эшләре кысаларында проект темалары һәм эчке һәм тышкы максатлар конкретлаштырылды.

Укыту программасы биш модульдән тора, шул ук вакытта төп игътибар проект өстендә төркемләп эшләүгә бирелә: укыту нәтиҗәләре буенча төркемнәр агломерация үсеше проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектларын әзерләргә һәм якларга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International