2015 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар, салым органнары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Утырышта 2016-2018 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең якынча фаразларының төп күрсәткечләре каралды. Әлеге күрсәткечләр Россия икътисады үсеше сценар шартларының база варианты нигезендә формалаштырылган.
Утырышта катнашучылар шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең уртача срокка исәпләнгән социаль-икътисадый үсеше фаразларын да тикшерделәр.