2015 елның 15 июлендә 15.30 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре, Минзәлә тракты, 96 («Волга» М7 автоюлы) адресы буенча урнашкан «Чаллы» Индустриаль паркында илебез Робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәгенең тантаналы ачылышы үтә.
Ачылышта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Слава Ходько, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнаша.
Проектның максаты – кече һәм урта предприятиеләрнең инновацияле продукцияләрен һәм роботлаштырылган комплексларын сәнәгый прототиплаштыруны гамәлгә кертү.