Россиядә дәүләт сатып алуларына карата таләпләрне кырысландырдылар.
Россия Федерациясенең 2015 елның 13 июлендәге 265-ФЗ номерлы Федераль законы белән тиешле төзәтмәләр кертелде.
Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме алуга тагын да күбрәк эшмәкәр дәгъва итә алачак.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар табышының чик күрсәткеч нормативларын ике тапкырга арттыруны күздә тота торган карарга кул куйды, бу аларга бизнесларын кече һәм урта эшкуарлык исәбенә кертү мөмкинлеге бирә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 112 маддәсен имзалады.
Кичә Иннополиста кече һәм урта эшкуарлыкның «Татарстан бизнес өчен таяныч» бөтенроссия форумы ачылды. Бирегә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 1000нән артык эшкуар килде. Чараны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачты. Форум ачылышы кысаларында үткәрелгән панель дискуссиясенең темасы бизнес-миграциягә багышланган иде.
Бүген «Чаллы» Индустриаль паркында Прототиплаштыру һәм илебез робот техникасын гамәлгә кертү үзәген ачу тантанасы узды.
Тантанада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Татарстан Республиксы икътисад министры Артём Здунов һәм башкалар рәсми затлар катнашты.
Бүген кече һәм урта бизнеска ярдәмнең реаль механизмынарын булдыру һәм гамәлгә кертү мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – бизнес өчен таяныч» бөтенроссия кече һәм урта бизнес форумында хәбәр итте. Чара Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта узды. Форумда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин, шулай ук Россиянең 40 регионыннан «Опора России»нең 165 лидеры катнашты.
Форум башланганчы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин белән очрашу уздырды. Әңгәмә барышында яклар күп кенә мәсьәләләр буенча үзара хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүче компанияләре күргәзмәсе белән танышып чыкты. Моннан тыш, үз проектларын Татарстанның венчур фондлары һәм бизнес-инкубаторлары тәкъдир итте.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләренә бу чараны Татарстанда Иннополис мәйданчыгында уздырган өчен рәхмәт белдерде.
«Болар бар да безнең яңа мәйданчыкта уздыруга бик шатмын, бу карар 3 ел элек кабул ителгән иде. Кыска гына вакыт эчендә без технопарк та, торак та, иң мөһиме, университет та төзеп өлгердек. Безнеңчә, Иннополис регионыбыз өчен генә түгел, бөтен илебез өчен дә үсеш ноктасы булачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
2015 елның 14 июлендә Иннополис шәһәрендә «Президент академиясенең җәйге кампусы» IV халыкара белем бирү форумы ачылышы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, Россия Саклык банкы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Саклык банкы Идарәсе рәисе Герман Грефка «Дүрт чыгым» дип аталган чыгымнарны санкцияләү (раслау) системасын тәкъдир иттеләр.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кече бизнесны өч ел дәвамында планлы тикшерүләрдән азат итү турындагы законны имзалады. Мораторий 2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр кертелә.
Әлеге чор дәвамында кече бизнесны планлы рәвештә тикшерүләр тыела. «Күзәтчелек каникуллары» кече эшкуарлыкны үстерүнең уңай шартларын булдырырга ярдәм итәчәк.
Бүген Иннополис шәһәрендә Саклык банкы һәм Татарстан Республикасы арасында ике килешү төзелде: беренчесе - ислам финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турында, икенчесе - "Безналичный Татарстан" исемле. Килешүләрне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф имзалады.
"Безналичный Татарстан" килешүе республикада барлык өлкәләрдә акчасыз әйләнеш үсешенә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыруны күздә тота, үз эченә төрле шәһәрләрдә "Кәгазь акчасыз шәһәр" концепциясен тормышка ашыруны, "Татарстанда яшәүче карталары"н эшләү буенча проектны, шулай ук сәүдә-сервис предприятиеләрендә акчасыз түләү буенча инфраструктура проектларын ала. Бу килешү нигезендә Иннополиска аерым игътибар юнәлдереләчәк.
Икенче килешү төбәктә ислам финанславын үстерү өчен тәкъдимнәрне формалаштыру һәм өйрәнү буенча якларның үзара бәйләнешен күзаллый. Саклык банкы ислам финанславы секторы үсеше перспективаларын югары бәяли. Бу юнәлештә хезмәттәшлек Татарстанның социаль-икътисади үсешенә теләктәшлек итәчәк, дип саный Герман Греф.
“Без ислам банкингын куллану мәсьәләсендә беренче адымнарны ясыйбыз. Ислам дәүләтләре генә түгел, күп кенә Ауропа илләре дә әлеге механизмнардан файдалана. Чит илләрнең финанс базарларында билгеле бер авырлыклар булуын исәпкә алганда, бу яхшы корал. Ислам дөньясы белән яхшы элемтәләре булган республика һәм куәтле банк структурасы саналган Саклык банкы ил өчен бергәләп бик күп мөһим эш башкара алыр иде”, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга килешүләрне имзалау тантанасыннан соң.
2015 елның 6 июленнән 10 июленә кадәр Томск өлкәсеннән килгән 6 эшкуар Татарстан Республикасы предприятиеләрендә стажировка үтте.
Бу Томск эшкуарларының Казанга Томск өлкәсе Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды химаясендә уздырыла торган бишенче визиты. Бер атна эчендә стажерлар өчен аларның кызыксыну юнәлешләренә бәйле рәвештә 34 предприятиедә очрашу оештырылды, алар Иннополис шәһәрендә һәм IT-паркта булдылар.