15 нче тапкыр үткәрелә торган Татарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бу хакта Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә ТР нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Аның сүзләренчә, бу очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, аерым алганда, авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны РФ нең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр.
Республика лидеры мобиль экспозицияләрне югары бәяләде. Саммит кысаларында аларда «Татнефть», «РИТЭК», «ТНГ Групп» компанияләре, шулай ук Казан федераль университеты алдынгы технологияләре тәкъдим ителде. Ул саммитка беренче тапкыр Әлмәт нефть институты студентлары – олимпиада җиңүчеләре һәм грант ияләре чакырылуын уңай бәяләде.
Киңәшмәдә катнашкан Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов шулай ук экспозицияләрне югары бәяләде һәм алар берничә атнага РФ Энергетика министрлыгында куелачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Татарстанда уникаль нефть-газ җиһазы, үз технологияләре эшләнелә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында, бары тик инновацияләрне актив кертү генә республика нефтьчеләренә нәтиҗәле нефть табышы, шулай ук запасларны арттыру мөмкинлеге бирә”.
Республика лидеры белдергән саннар шул хакта сөйли.
Ярты ел нәтиҗәләре буенча ТР да 16,6 млн тонна нефть чыгарылган, бу узган ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка күбрәк. Аларның 13,1 млн тоннасын «Татнефть» чыгарган, үсеш 0,9 процент.
Кече нефть компанияләре табышларын 80 мең тоннага арттырган. Соңгы 6 елда аларның республика табышына керткән өлешләре саклана, бүген ул 21 проценттан артык тәшкил итә.
5 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан территориясендә 255 млрд сумнан артык салым һәм салым булмаган түләүләр җыелган, шуның 132 млрд сумнан артыгы яки 52 проценты нефть тармагына туры килә. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым түләүләре үсеше арткан.
Россиядән читкә чыгарылган нефть бәясе 1,9 тапкыр төшүгә кармастан, салым режимы план буенча эшләү мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгышларын шәрехләп, нефтьчеләр алдындагы яңа бурычларны белдерде.
Чит ил технологияләрен һәм җиһазларын алмаштыру, шул исәптә нефть эшкәртү үсеше өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Агымдагы ел ахырында “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводында нефтьне акрын җылытып эшкәртү корылмасын эшләтеп җибәрү мөһим, шулай ук кыска вакытта тагын бер нефть эшкәртү заводы төзергә кирәк, бу “ТАНЕКО” да елына 14 млн тоннага кадәр нефть эшкәртү өчен кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе кабул ителүен искәртте. Аны үтәү өчен нефть сәнәгате нигез булып тора, чөнки “нефть химиясе, машина төзелеше һәм төзелеш комплексы өчен эш бирә”, диде.
2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе елына 33 млн тонна чамасы нефть чыгаруны күзаллый, ә бу авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында, катлаулы бурыч, диде ул. Аның сүзләренчә, бу процесска машина төзелеше һәм радиотехника предприятиеләрен җәлеп итәргә, фәнне дөньякүләм дәрәҗәдә үстерү мөһим.